Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көненә иң күбе ничә тапкыр кул юарга һәм антисептик кулланырга ярый?

Өйдә утырганда кулны гадәти режимда, сабын белән юу җитә.

news_top_970_100

Дөньяда коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, табиблар битлек кияргә, кулларны юарга киңәш итә. Дерматологлар исә сабын һәм антисептик куллану буенча киңәшләр бирә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кулны сабын белән көненә алты тапкыр юарга һәм иң күбе ике тапкыр антисептик кулланырга ярый. Бу киңәш җәмәгать урыннарында булган кешеләргә генә кагыла, диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәш иткәнчә, коронавирус белән авыручылар һәм алар белән аралашучылар медицина битлеге кияргә тиеш. Кулларны даими юганда яки спиртлы антисептик белән эшкәрткән очракта гына битлек киюнең нәтиҗәсе була.

Антисептикны җәмәгать урыннарында булганда кулланырга кирәк. Әгәр кеше өйдә утырса, кулларны биш минут саен юарга кирәкми. Көн дәвамында 4-6 тапкыр, ягъни стандарт режимда кул юу җитә. Бу вакытта гади сабын, балалар өчен булганын куллану яхшырак. 

Спиртлы антисептиклар тән тиресен бик корыта. Шуңа күрә аны көненә ике тапкырдан артык кулланырга ярамый. Бу турыда медицина фәннәре кандидаты, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының В.А.Рахманов исемендәге тире һәм венерик авырулар кафедрасы доценты Людмила Смирнова сөйләгән.

Коронавирус белән көрәшү өчен хлорлы препаратлар кулланучылар кул тиресе артык кибүдән аеруча интегә. Әгәр тире бик коры булса, пантенол, силикон яки ромашкалы крем сөртергә кирәк. Бу крем саклагыч элпә булдыра һәм ул 12 сәгатькә җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100