Көндезге йокы кемнәргә зыянлы?
Сорауга КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов җавап бирде.
- Көндезге йокы яшь үзенчәлекләренә бәйле. Өлкән кешеләргә көндез ятып алуны киңәш итмәс идем. Әмма йокы килсә, чишенергә дә ятарга кирәк. Америка галимнәре исбатлаганча, актив эшләүче кешеләр өчен көндезге йокы көчне, эш сәләтен арттырырга ярдәм итә.