Көндез йоклауның файдасы бармы?
Көндезге йокы баш мие сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.
Төшке аштан соң бераз йоклап алу файдалы икән. Кытай галимнәре ачыклаганча, көндез йоклап алучыларның эшче хәтере, сөйләме, урында ориентациясе яхшырак була. Бу даими рәвештә көндез йоклап алу баш миенә йогынты ясый дигән сүз. РИА Новости агентлыгы General Psychiatry журналына сылтама белән шул хакта яза.
Өлкәнәя барган саен кешеләр көндез йоклап ала башлый. Бу организмда когнитив функцияләр кимүне булдырмаска ярдәм итә торган саклагыч реакция, яки деменция симптомы булырга мөмкин. Деменция — нейродегенератив авыру белән 65 яшьтән өлкән булган һәр унынчы кеше авырый.
Тикшеренүчеләр Кытайның зур шәһәрләрендә 60 яшьтән өлкәнрәк 2214 кешене тикшергән. Алар барысы да сәламәт, когнитив үзгәрешләрдән интекмәгән. 1534 кеше көн саен даими рәвештә төштән соң йоклап алган, 680 кеше — йокламаган. Ике төркем дә төнлә уртача 6,5 сәгать йоклый. Көндезге йокы 5 минуттан ике сәгатькә кадәр.
Бу кешеләрдә деменциягә тест ясаганнар. Көндез йоклап алган кешеләрнең нәтиҗәләре яхшырак булган. Галимнәр искәрткәнчә, аларның тикшеренүе күзәтү характерында гына. Бу очракта алар көндезге йокының баш мие сәламәтлеге белән бәйле булуын ачыклый, тик сәбәбен билгеләми.
Шулай да авторлар фикеренчә, йокы иммунитетны көйли, диелә хәбәрдә.