Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көндез укый, төнлә эшли». Яшь кыз баласы туганчы үзенең йөкле икәнен аңламый йөргән

Кыз егете белән аерылышкан, үзенең йөкле булуын да абайламаган.

news_top_970_100
«Көндез укый, төнлә эшли». Яшь кыз баласы туганчы үзенең йөкле икәнен аңламый йөргән
https://pixabay.com

Бөек Британиядә яшәүче 23 яшьлек кыз үзенең йөкле булуын бала тапканга кадәр белми йөргзн. Бер көнне ул эштән кайта да кинәт кенә бала табып куя. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Салли Смит исемле кыз сөйгән егете белән 2019 елдан бирле очраша, аннары алар аерылыша. Ул вакытта Саллиның бер айлык көмәне була. Ул бу турыда башына да китерми.

«Мин балага уздырмый торган дарулар эчтем. Кием үлчәме дә үзгәрмәде бит», — дип аптырый ул.

Салли көндез университетта укый, төнлә төнге клубта эшли. Ул кичәләргә йөри, салгалап та куя. Йөклелекнең сигезенче аенда гына кыз нидер сизенә, аның аркасы авырта. Соңгы тапкыр сменадан кайткач, биле авырта һәм кыз ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиб аңа бала таба башлавын әйтә. 

Йөкле хатынны хастаханәгә алып китәләр. Ул ир бала тудыра. «Баланы кулга алгач мин дөньяда иң яхшы ана булырга теләвемне аңладым», — ди ул.

Салли бала туу турында әти кешегә дә әйткән. Әти дә баласы янына килеп йөри башлаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100