Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Көндез мәчеттә идең, ә хәзер тамаша. Кеше көлдерәм дип артык кыланмыйсызмы?” – Данир Сабировны тәнкыйтьлиләр

Танылган юмор остасы, җырчы һәм пародист Инстаграм битендә Россиянең халык артисты Валерий Леонтьевка пародия ясап, видео урнаштырган.

news_top_970_100
“Көндез мәчеттә идең, ә хәзер тамаша. Кеше көлдерәм дип артык кыланмыйсызмы?” – Данир Сабировны тәнкыйтьлиләр

“Ә урамда ап-ак кар ята,

Мин балконда шәп-шәрә торам.

Сикереп булмый – алтынчы этаж!

Качып утырам, мужигы кайткач.

Маргарита, ирең кайтмый дип, ты говорила!

Яңа елга өч көн калды, ведь ты не забыла”, - дип җырлый Данир Сабиров.

Кайбер язылучылар Данир Сабировның пародиясен ошатып бетермәгән: “Лучше Салават булып җырла”, “Көндез мәчеттә утыра идегез, ә менә хәзер шундый тамаша. Кеше көлдерәм дип артык кыланмыйсызмы? Көлке көлә килә, арттан куа килә диләр бит. Бары тик яхшы теләкләр генә сезгә. Бик ошаган иде көндезге эфир. Ә хәзер нәрсә инде бу?”, “Килешеп җитми Данир сиңа. Син үзең лучше шәп!”.

“Гафу итегез, мин сезнең өметләрегезне аклый алмадым. Эшлисе эшләр бар икән әле”, - дип җавап биргән Данир Сабиров.

Әмма Данирны хуплаучылар да бар: “Кылан, кылан, сиңа бик тә килешә, бик шәп!”, “Яңа ел кәефен безгә бүләк итәсез”, “Молодец, приколист, бомба!”, “Чирләп, температура белән ятам. Тамашаңны карагач, терелеп киттем. Рәхмәт сиңа, уңышлар үзеңә!”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100