news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көндәлек рационда нинди ризыклар булырга тиеш?

Көненә ярты кило яшелчә һәм җиләк-җимеш, әчегән сөт ризыклары, бөртеклеләрдән калган көрпә ашарга кирәк.

news_top
Көндәлек рационда нинди ризыклар булырга тиеш?
Александр Эшкинин

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» каналы эфирында көндәлек рационда клетчатка булырга тиеш дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Мясников сүзләренчә, клетчатка эчәклектә азык төене хәрәкәтен яхшырта, аңа тиешле күләмгә җитәргә ярдәм итә.

«Бу күләмне сез тавык ите белән ясый алмыйсыз, моның өчен ничә тавык ашап бетерергә кирәк? Күләмне сез клетчатка белән ясыйсыз», — ди табиб.

Клетчаткага бай продуктлар арасында боткалар һәм ашлык көрпәсе (отруби) - бөртеклеләрне эшкәрткәннәр соң барлыкка килгән калдыклар бар. Шулай да бу продуктларны артык ашарга ярамый, алар эчәклекнең тыгылуын китереп чыгарырга да мөмкин.

Мясников көнгә ярты килограмм чамасы яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итте. Шулай рационда әчегән сөт продуктлары булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар