Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче кыз егетенең телефондагы интим хәбәрләрен Инстаграмда тараткан

Егет беренче хатыны белән интим өчен очрашып йөргән.

news_top_970_100
Көнче кыз егетенең телефондагы интим хәбәрләрен Инстаграмда тараткан

Уфада көнче кыз егетенең телефоннан сөйләшкән язмаларын интернетка куйган. Бу егет исә беренче хатыны белән очрашып йөргән. Бу турыда БСТ каналы хәбәр итте.

Егет белән кыз матур гына яшәп ята. Олег Каринаны кулына гына күтәреп йөртә, яшьләрнең бар да яхшы була. Ләкин ел ярымнан соң, кыз егетенең салкынайганын сизеп ала.

Карина егетенең телефонын актара. Олегның беренче хатыны белән аралашып йөрүе ачыклана. Аның алдагы гаиләсендә баласы да калган була.

Элеккеге ир белән хатын даими рәвештә интим өчен очрашкан. Бу турыда аларның телефоннан сөйләшкән хәбәрләреннән ачыклана. Шуннан соң Карина егете Олегның беренче хатыны белән сөйләшкән сүзләрен инстаграмга куя.

Әлеге постны инстаграмда күп кеше укый, ул бик популярлаша, кешеләр комментарийлар язып калдыра. Ләкин соңрак Карина бу язманы алып ташлый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100