Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче иргә хатынын күзәтергә ярдәм иткән кызны нинди җәза көтә?

Элемтә салонында эшләүче кыз, компаниянең мәгълүмат базасына кереп, "клиент"ына хатыны турында белешмә биргән.

news_top_970_100
Көнче иргә хатынын күзәтергә ярдәм иткән кызны нинди җәза көтә?
Башкортстандагы Белорет районында яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз бер ир-атка хатыны артыннан күзәтергә ярдәм иткән. Аны кешенең телефоннан сөйләшүләре турында мәгълүмат биргән өчен хөкем итәчәкләр. Бу кыз телефон сөйләшүләре серен сакламауда гаепләнә. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

Кәрәзле элемтә салонында эшләүче кызга танышлары үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Алар башка бер таныш ир-атка ярдәм итүен сораган: элемтә салонында эшләүче кыз, мәгълүмат базасына кереп, ир-атның хатыны кемнәр белән телефоннан сөйләшкәнен ачыкларга тиеш булган. 

Район прокуратурасы хәбәре буенча, кәрәзле элемтә челтәре салонында эшләгән кыз танышларына ярдәм иткән. Ул эш урынындагы мәгълүмат базасына кергән. Документның фотографиясен төшереп алган һәм “клиентына” җибәргән.

Фотоны күргәннән соң, ирнең хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең хокукларын бозу турында шикаять белдергән. Салонда эшләүче кыз гаебен таныган.

Россия Җинаять кодексы буенча, телефоннан сөйләшү серен бозган өчен, 100 меңнән 300 меңгә (яки 1-2 ел өчен хезмәт хакы) кадәр штраф салына. Яки мәҗбүри эшләр, 4 айга кадәр сак астына алу, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү дә янарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100