Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир яшь хатынының интим фотоларын дусларына тараткан

Иреннән 14 елга яшьрәк кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Көнче ир яшь хатынының интим фотоларын дусларына тараткан
https://pixabay.com

Мәскәүдә 22 яшьлек Светлана (исеме үзгәртелә) полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул бик зур компаниядә it-белгеч булып эшли. Светлана 36 яшьлек ире Сергей аның интим фотоларын тарата, дип сөйли. Кыз сүзләренчә, ир белән хатынның уртак тормышы барып чыкмый. Алар аерылышырга карар кыла һәм инде ике ай аерым яшиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Күптән түгел генә Светланага гаилә дуслары яза. Аларның сүзләренчә, Сергей хатынының интим фотоларын дусларына җибәреп ята. Светлана бу турыда ире белән аңлаша алмагач, полициягә мөрәҗәгать итә.

«Зыян күрүче 22 яшьлек Светлана 36 яшьлек ире Сергейга карата полициягә гариза язды. Кыз сүзләренчә, ире аның интим фотоларын мессенджерлар аша дусларына һәм гаилә танышларына җибәрә. Ир-ат берни дә таләп итми, ир белән хатын аерылышу процессында. Светлана фикеренчә, бу гамәле белән Сергей аны кимсетә, ул полициядән бу эшне тикшерүне сорый», дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Хәзер тикшерү бара. Светлана адвокат яллаган. Ул кызга намусын һәм абруен якларга ярдәм итәчәк. Ир-атка исә аерылышу процессы һәм җинаять маддәләре буенча гаепләү белән очрашырга туры киләчәк. Интим фотоларны тарату берничә маддәгә туры килә. Моның өчен ике елга иректә мәхрүм ителү, яки зур суммада штраф яный, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100