news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир урам уртасында хатынының сөяркәсенә пычак кадап үтергән

Бу ирнең хатыны урам уртасында сөяркәсе белән кочаклашып торган. 

news_top
Көнче ир урам уртасында хатынының сөяркәсенә пычак кадап үтергән

7 октябрьдә Уфаның Октябрь проспектында 34 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 38 яшьлек ир-ат хатынының сөяркәсе булуын белеп алган. 7 октябрьдә бу ир хатынын урамда сөяркәсе кочагында күреп ала. Шуннан соң ул хатыны белән сөяркәсе артыннан китә. 

Билгеле бер мизгелдә көнче ир-ат сөяркә янына якын килә һәм аның күкрәгенә пычак белән бер тапкыр суга. Якында гына булган полиция хезмәткәрләре хатын-кыз кычкырган тавышны ишетеп ала. Алар пычак кадаган көнче ир-атны тиз арада тоткарлыйлар. Сөяркә ир исә яралы килеш урамның икенче ягына чыгып җитә. Тик шунда үлә.

«Үтерүдә шикләнелүче ир-ат моңа кадәр дә кеше үтергән өчен хөкем ителгән була. Ул 14 елга якын төрмәдә утырып чыга. Хәзер аның белән тикшерү эшләре бара», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар