Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир сөйгәнен үтерә, аннары таркала башлаган мәетне бер чакрым күтәреп бара

Мәете ялангач килеш табылган хатынны ире үтергәннен 11 елдан соң ачыклаганнар.

news_top_970_100
Көнче ир сөйгәнен үтерә, аннары таркала башлаган мәетне бер чакрым күтәреп бара
https://irk.sledcom.ru

Иркутск өлкәсендә 37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул бергә яши торган хатынын 11 ел лек үтергән дип шикләнәләр. Хатынның мәетен ялангач килеш табалар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Сорау алганда, бу ир-ат гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның сүзләренчә, 2010 елның июнендә ул бергә яши торган 33 яшьлек хатынын көнчелектән буып үтерә. Ул хатынның мәете белән бер фатирда берничә көн тора. Аннары таркала башлаган мәетне кулларына күтәреп, төн уртасында бер чакрым чамасы читкә китә. Мәетне хастаханә янындагы куаклар арасында ташлап калдыра. Хатынны көчләгәннәр дип уйларлык итеп оештыра.

Ир-ат үзе полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хатынны үтерүдә шикләнелүчене ачыклый алмый. Җинаятьче ир исә тайгага китеп бара, озак вакыт урманда яши, аннары Тайшет районындагы Бирюсинск бистәсенә кайтып тора башлый.

2021 елның сентябрендә ул хокук саклаучылар игътибарына эләгә. Берничә экспертизадан соң, бу ир-атның 11 ел элек булган җинаяте дә ачыла. Тоткарлагач, ул гаебен танып күрсәтмә бирә, хәзер ул изоляторда утыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100