Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынының кулын балта белән чабып өзә язган

Ир элеккеге хатынын урамда тотып ала һәм аның уң кулына балта сабы белән дә, балтаның пычагы белән суга.

news_top_970_100
Көнче ир хатынының кулын балта белән чабып өзә язган
https://pixabay.com

Горно-Алтайск шәһәрендә яшәүче ир-ат хатынының аерылышуын кичерә алмаган. Көнче ир-ат элеккеге хатынын кайтырга кыстаган, ләкин хатын баш тарткан. Шуннан соң ир балта алган һәм гаилә низагын шуның белән хәл итмәкче булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул элеккеге иренең үзенә балта белән һөҗүм итүен сөйли. Хатынның тәнендә яраланган урыннар күп була, аны хастаханәгә илтәләр.

Җинаять урынына килгән хокук саклаучылар ачыклаганча, полициягә күрше хатын шалтыраткан. Хатынын имгәткән 31 яшьлек ир-ат күршегә кергән һәм ашыгыч ярдәм чакырырга сораган. Үзе исә качып киткән.

Фаҗига көнендә хатын иртәнге якта баласын бакчага илтә. Аны урамда ире сагалап торган. Ир-ат элеккеге хатынын кире кайтырга, кабат бергә яши башларга кыстый. Ләкин хатын баш тарта. Шуннан соң ир аның башына йодрык белән берничә тапкыр суга.

«Хатын җиргә егылгач, ир балта белән хатынның кулларына кимендә җиде тапкыр суга. Ул хатынга балта сабы белән дә, балтаның пычагы белән дә бәрә», — дип сөйләгәннәр Алтай буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Көнче ир хатынның уң кулына күбрәк суга, ул кулны өзеп ташлый язган. Узып баручы кеше ярдәмгә килеп җиткәч, ир качып китә.

Хатынын имгәткән ирне хокук саклаучылар табып тоткарлаган. Аның моңа кадәр дә хөкем ителүе билгеле. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100