Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынын үтереп, мәетне кул пычкысы белән тураклаган

Алты яшьлек бала бер атна дәвамында әнисенең туракланган мәете белән бер фатирда яшәгән

news_top_970_100
Көнче ир хатынын үтереп, мәетне кул пычкысы белән тураклаган
https://pixabay.com

Мәскәүнең Орехов бульварында урнашкан йорттагы фатирда бер хатын-кыз мәете табылган. Ул кискәләргә бүленгән булган. Мәрхүмәне үз ире көнчелектән үтергән дип фаразлыйлар. Хатынны үтергәндә һәм тагын берничә көн дәвамында шушы ук фатирда алты яшьлек малай да була. Ул әнисенең мәете, үтерүче әтисе белән тора. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, җинаять узган атнада була. 41 яшьлек Ольга исемле хатын йоклап ятканда аңа ире һөҗүм итә һәм үтерә. Аннары ир хатынның мәетен ванна бүлмәсенә алып керә һәм берничә өлешкә кисә. Кисәкләрне пакетларга төреп куя. Җинаятьче мәеттән котылырга өлгерми. Фатирдан чыккан искә күршеләре игътибар итә һәм полиция чакыралар.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре канга буялган кул пычкысы һәм берничә кара пакет таба. Шушы ук бүлмәдә ир белән хатынның алты яшьлек улы була. Ул җинаятьнең шаһиты булырга мөмкин. Якынча мәгълүмат буенча, әти кеше балага тимәгән.

Үтерү көнчелек аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ир — Михаил — хатыны хыянәт итә дип саный. Шуңа күрә ул коточкыч адымга барган. Хәзер бу кеше белән тикшерүчеләр эшли. 

Life.ru сайты мәгълүматы буенча, ир белән хатын салгалап йөргән, асоциаль яшәү рәвеше алып барган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча тикшерү идарәсе «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Мәрхүмә хатынның ирен тоткарлаганнар. Ул 1972 елда туган кеше. Ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 7 августтан 10 августка кадәр көннәрнең берсендә ир хатыны белән талаша. Аның күкрәгенә пычак кадый. Хатын урында ук үлә. Шуннан соң җинаять эзен яшерү өчен, ир хатынның мәетенең кисәкләрен фатирдан чыгарып ташлый башлый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100