Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир хатынын балта белән чабып үтергән һәм башын кисеп бәкегә ташлаган

Әтиләре әниләрен үтергән чакта ике бала мәктәптә булган.

news_top_970_100
Көнче ир хатынын балта белән чабып үтергән һәм башын кисеп бәкегә ташлаган
Чувашия буенча Тикшерү идарәсе

Чувашиянең Алатырь шәһәрендә бер ир-ат хатынын балта белән чапкан, аннары мәетне тураклаган. Ул хатынның башын елгадагы бәкегә ташлаган. Хокук саклаучылар ир-атны тоткарлаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

30 яшьлек хатын мәетен фатирда табалар. Аннары җинаятьтә шикләнеп аның ирен кулга алалар.

Тикшерү версиясе буенча, 22 декабрьдә иртән Алатырь шәһәрендә ир белән хатын талаша. Алар хатынның анасының фатирында була. Көнчелектән ярсыган ир-ат балта ала һәм хатынын чапкалый. Яраланган хатын урында ук үлә.

"Җинаять эзен яшерү өчен, ир-ат хатынның башын кисеп ала һәм бәкегә илтеп ташлый", диелә хәбәрдә.

Фаҗига вакытында ир белән хатынның ике баласы мәктәптә була. Ике бала да балигъ булмаган яшьтә. Хәзер алар әбиләрендә яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100