Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-ат яшь хатынын балалары каршында вәхшиләрчә үтергән

Нәни кызлар «Әти! Әти!» дип ялваруга карамастан, ир хатынына кимендә ун тапкыр пычак кадаган. Ир-атның беренче хатыны да вәхшилек аркасында аерылуын сөйли.

news_top_970_100
Көнче ир-ат яшь хатынын балалары каршында вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендә Башкортстанда туып үскән 32 яшьлек Александрга карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул былтыр хатыны Оксананы балалары каршында суеп үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Александр берничә ай психик авырулар хастаханәсендә экспертиза көтеп ята. Табиблар аның психик тайпылышлары булуын ачыклый, шуның нәтиҗәсендә көнчелек барлыкка килгән дип саныйлар. Александр психик авыру дип табыла. Җинаять эшен прокуратурага тапшырганнар. Аннары эш судка бирелә. Суд каршы килмәсә, Александрны мәҗбүри дәвалауга җибәрәләр.

Фаҗига былтыр 29 июльдә Саткы районында була. Кыз балалары каршында Александр Оксанага пычак белән суга. Хатын юлга йөгереп чыга, ярдәм сорап кычкыра. Ир исә хатынын куып тота һәм шаһитлар каршында суеп үтерә. Балалар исә «Әти! Әти!» дип кычкырып торуы ишетелә. Александр хатынына кимендә ун тапкыр пычак кадый.

Судта чикләү чарасы билгеләгәндә Александр аффект халәтендә булуын әйтә. Имеш, хатыны аңа хыянәт итүен әйткән. Ул хатынын яратуын, үкенүен дә сөйли. Тикшерү комитетында аңлатканча, аффект һәм үз аңында булу турында мәсьәләне стационарда тикшереп ачыкларга кирәк булуын әйтәләр. 

Александр хатынын көнчелек аркасында үтердем дип ышандырмакчы була. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, мәрхүмә Оксананың чибәр булуы аңлашыла. Тик Александрның беренче хатыны да күрсәтмә бирә. Ул да иренең көнчелек аркасында кыйнавын әйтә. Бервакыт Александр беренче хатынын да үтерә язган. Ул чакта бу хатын ирен ташлап китәргә көч тапкан, ә менә Оксана соңгы минутка кадәр гаиләсен саклап калырга тырышкан. 

Беренче хатыны сүзләренчә, Александрны психик авырулар хастаханәсенә күптән салырга теләгәннәр, тик ул бармау җаен тапкан булган.

Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайты хәбәр иткәнчә, фаҗига Саткы районындагы Алексеевка авылы янындагы юлда көндез була. Юл кырыенда туктап торган машина эчендә ир һәм хатын талаша. Ир хатынны пычак белән яралый. Аннары юл кырыена чыккач, тагын хатынга пычак кадый. Җинаятьне ике нәни кыз бала күреп тора.

  • Күрше төбәктә көнче ир балалары каршында хатынын чәнчеп үтергән. Баланың тешен дәваларга барган вакытта, машинада ире яралаган хатын урында ук һәлак була, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100