news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-ат сөяркәсенә спирт сибеп, ут төрткән

Ир-ат яна башлаган хатынны ташлап чыгып киткән.

news_top
Көнче ир-ат сөяркәсенә спирт сибеп, ут төрткән
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 16 февральдә көнчелек аркасында була. Ир белән хатын бакча йортының гаражында табын корып утыра. Аннар гашыйклар талаша. Ир-ат сөйгәнен көнли. Ул спиртлы сыеклык ала һәм хатын-кызга сибә. Аннары шырпы яндыра һәм ут төртә. Ир ут капкан хатынны ташлап чыгып китә.

Яна торган хатынны бакча йортының хуҗабикәсе күреп ала, ул ялкынны сүндерә. Аннары ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Имгәнгән хатынны хастаханәгә китергәннәр. Аның тәне пешкән. Хатын реанимациядә ята.

«Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ир-атны кулга алганнар, аны сигез елдан башлап, гомерлек срокка кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар