Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-ат хатынын машина белән бәрдереп, тугыз тапкыр таптаган

Эшмәкәр ир-ат аерылышуны кичерә алмый һәм ел ярым дәвамында элеккеге хатынын, өч баласының анасын эзәрлекли.

news_top_970_100
Көнче ир-ат хатынын машина белән бәрдереп, тугыз тапкыр таптаган
https://pixabay.com/

Петербургтагы Перевозная урамында 7 апрель иртәсендә урамда 35 яшьлек ир-ат элеккеге хатынына һөҗүм итә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Антон элеккеге хатынын, өч бала анасын машина белән бәрдереп китә. Аннары җирдә яткан хатын өстенә берничә тапкыр машина белән менә.

2005 елда 20 яшьлек Антон һәм 19 яшьлек Лида очраша башлый. Аннары алар өйләнешә, уллары, аннары кызлары, тагын дүрт елдан өченче бала — малай туа.

«Бу гаиләдә 15 ел хыянәт булмады. Антон салгаларга ярата иде. Эчкәч тавыш куптарды. Ләкин күптән эчүен ташлаган иде», — дип сөйли Лиданың дусты Ольга. Аның сүзләренчә, ел ярым элек ир белән хатын күршеләр кебек кенә яши башлый. Шуннан Лида аерылышырга карар кыла, судка гариза яза. Процесс сузыла, ир белән хатын ярты ел бергә яшәргә мәҗбүр була.

«Антон барысын да аңлады, чәчәкләр бирә башлады, яратуын әйтте. Ләкин Лида карарын үзгәртмәде», — ди Ольга.

Былтыр декабрьдә суд аларны аера. Шуннан соң Антон хатынын эзәрлекли башлый. «Антон каршыдагы йорттан фатир арендалады, хакерлар яллап, социаль челтәрдәге битләрен ватып керде, гел тикшереп йөрде», — ди Ольга.

Лида дизайнер булып эшли, иреннән акча сорамый. Антонның бизнесы барып чыкмый, ул таксида эшли башлый. Балалар мәктәптә вакытта, Антон өйгә килеп талаш чыгара, киемнәрне кискәли, документларны ертып ташлый. Лидия полиция чакыра, Антонны алып китәләр.

«Антон ялварып сорагач, Лида полициядән гаризасын алды, ышанды инде. Бу хата булды. Шуннан соң хәлләр тагын катлауланды. Ул опекага шалтыратып, балалар белән аралаштырмый дип зарлана. Лиданың эчке киемнән төшкән фотоларын интернетта тарата. Лида кабат полициягә мөрәҗәгать итте. Ләкин аны кабул итмәделәр, „гаилә проблемаларын үзегез хәл итегез“, — дип җавап бирделәр», — ди Ольга.

Фаҗига булган иртәдә Лида эте белән урамда йөрергә чыга. Аның белән дусты Александр була. Ул Лиданы 8 март белән котларга килгән. Антон исә аларны сөяркәләр дип уйлаган булса кирәк. Ул Александрга ташлана, аннары машинага кереп утыра һәм таптамакчы була. Якында торган өч машинаны бәрдерә. Александр качып өлгерә. Шул чакта Антон Лида ягына борыла һәм хатынны таптый. Антон машинасы белән хатын өстенә берничә тапкыр менә. «Унынчы тапкыр таптар алдыннан гына туктады», — ди Ольга.

«Лидага 15 операция ясадылар. Аның сөякләрен берәмтекләп җыялар. Аның эчке органнары ертылып беткән, бер бармагын кисеп алганнар. Аңа яңа тире күчереп утырталар. Мин моны сөйли дә алмыйм. Ул шалтырата да елый», — дип сөйли Ольга.

Хәзер Антонны СИЗОга япканнар. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100