Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир-ат хатынын һәм аның туганнарын атып үтергән

Елга буенда ял иткәндә ир белән хатын һәм хатынның сеңлесе һәлак була, нәни кыз яралана.

news_top_970_100
Көнче ир-ат хатынын һәм аның туганнарын атып үтергән
https://pixabay.com

Пермь краенда өч кешене үтерүдә шикләнеп бер эшмәкәрне тоткарлаганнар. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре версиясе буенча, эшмәкәр элеккеге хатынын, аның апасын һәм апасының ирен үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

27 июньдә ир белән хатын, аларның кызлары Койва елгасы буена ял итәргә бара. Соңрак алар янына 40 яшьлек туган апалары килә. Бераздан бирегә туган апаның элеккеге ире килә. Ир хатынын кире кайтырга кыстый. Хатын баш тарта. 

Бер белешмә буенча, эшмәкәр ир-ат килүгә үк ау мылтыгыннан ата, икенче белешмә буенча, атыш бер-ике сәгатьтән, караңгы төшә башлагач була.

Шулай итеп өч олы кеше — эшмәкәрнең хатыны, аның 44 яшьлек апасы, апасының 66 яшьлек ире табиблар килгәнче һәлак була. 

Кайсыбер чыганаклар белешмәсе буенча, бу хәлне мәрхүмнәрнең кызы күреп торган һәм полициягә хәбәр иткән. 

28 июнь иртәсендә җинаятьтә шикләнелүче ир-атны Бисер бистәсендә тоткарлаганнар.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ятим калган кызга 11 яшь. Сайтның үз чыганагы белешмәсе буенча, эшмәкәр елга буенда ял итүчеләр янына килә. Элеккеге хатынын кире кайтырга чакыра. Хатын баш тарткач, ир китеп бара. Ул төн урталарында кабат килә һәм туганнарны атып үтерә.

Ул 11 яшьлек кызга да ата. Баланың иң башы яралана. 

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100