Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче егет сабый балаларның анасын гантель белән кыйнап үтергән

Көнче егет сабый балаларның анасын гантель белән кыйнап үтергән

news_top_970_100
Көнче егет сабый балаларның анасын гантель белән кыйнап үтергән
Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек Кэтрин Хейли исемле хатынны сөйгән егете кыйнап үтергән. Хейлиның ике сабый баласы - алты яшьлек улы һәм унбер айлык кызы ятим калган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Яшь ана соңгы дүрт елда Шейн Робинсон исемле егет белән бергә яши. Хатын балаларын тәрбияләү өчен акча эшләргә тырыша. Ул өй тирәсендә генә урнашкан бер кафеда эшли башлый.  Эшкә урнашканнан соң, бергә яши торган егете хатыннан көнләшә. Ул барга килеп утыра, хатынның артыннан күзәтеп йөри. Робинсон фикеренчә, Хейли барга килгән ир-атлар белән шаярта, хезмәттәшләре белән дә якын мөнәсәбәткә керә.

Шуннан соң көнчелектән тәмам шашкан егет социаль челтәрләрдә ялган акаунтлар ясый, Хейлиның дусларына язып, төрле сораулар бирә. Ул хатынына челтәрдәге аккаунтларын бетерергә куша,  хезмәттәшләре белән аралашуны тыя.

Бу хәлләргә тәмам түзәрлеге калмагач, Кэтрин егете Шейнга аерылышырга тәкъдим итә, ул аннан китәргә теләвен әйтә. Әлеге сөйләшү хатын өчен фаҗига белән тәмамлана. Кэтрин урынга барып яткач, Шейн гантель ала һәм хатынның башына биш тапкыр суга. Имгәнгән хатын урында ук җан бирә, диелгән бу хәбәрдә. 

Робинсонны икенче көнне үк кулга алалар. Суд карары белән, мартта аны 24 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100