Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче егет сөйгән кызының корсагына пычак белән кадаган

Иртәнге якта бер фатирда егет белән кыз талашкан. 

news_top_970_100
Көнче егет сөйгән кызының корсагына пычак белән кадаган
Башкортстанның Уфа шәһәрендәге Калининский районында 26 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачылган. Аны 25 яшьлек сөйгән кызын үтерергә җыенуда гаеплиләр. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Әлеге җинаять турында агентлыкка Тикшерү комитетында сөйләгәннәр. 22 сентябрьдә иртәнге якта бер фатирда егет белән кыз талашкан. Көнчелек аркасында чыккан җәнҗал вакытында егет кызның корсагына пычак белән берничә тапкыр суккан.

Вакытында дөрес ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган. Имгәнгән кыз суд приставлары хезмәтендә эшли. Җинаять аның эше белән бәйле түгел, дип аңлатканнар ведомствода.

Хәзерге вакытта җинаятьнең ничек булганы ачыклана. Шикләнелүче  егетне тоткарлаганнар. Аңа гаепләү белдерелгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100