Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнбагыш ашауның нинди зыяны бар?

Кыздырган көнбагышта картайта торган матдәләр була.

news_top_970_100
Көнбагыш ашауның нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова көнбагыш ашауның куркыныч үзлекләрен әйтте. Көнбагыш ашаудан баш тарту өчен сәбәпләрне ул Телеграм-каналда язган. Бу турыда Лента.ру хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, көнбагыш орлыкларында майлы кислоталар, аеруча Омега-6 күп була. «Дәвалый торган Омега-3 тән аермалы буларак, Омега-6 организмдагы ялкынсынуларны көчәйтә, өстәвенә, әле ул беренче булып үзләштерелә», — ди Павлова.

Көнбагыш бик калорияле. Кыздырган көнбагышта картайта торган матдәләр була. 

Павлова көнбагышны «шакшы» ризык дип атый, аларда паразитларның күкәйләре булуын искәртә.

Көнбагыш тешләрне боза. «Стоматологлар көнбагыш чирттерергә яратучыларны тештәге ярыкларга карап аңлый. Бу вак ярыклар гына түгел, бөтен теш буена сузылган ярыклар була», — ди табиб.

Эндокринолог Татьяна Бочарова көнбагыш орлыкларында майлар күп булуын, алар ашказаны җәрәхәте яки гастритны көчәйтүен сөйләгән иде. «Көнбагыштан аппендицит була дигән сүз — миф», — дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100