Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн-төн торты рецепты

Тиз генә әзерләнә торган торт. Бер коржны ак килеш, икенчесенә какао кушып пешерергә. Гади крем ягарга һәм "көн-төн" торты әзер була.

news_top_970_100
Көн-төн торты рецепты
Камыр өчен: 4 йомырка, 1 стакан кибет каймагы, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 банка куертылган сөт (сгущенка), 2 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе, чама белән он.

Крем өчен: 0,5 банка куертылган сөт, 200 грамм атланмай.


Эш барышы: аерым стаканга сода һәм аш серкәсе салып болгатырга. Аннары калган ингредиентларга салып яхшылап болгатырга. Иң соңыннан чама белән он салырга, камыр куе каймак сыман булырга тиеш.

Табаны үсемлек мае белән майларга, камырның яртысын табага агызырга һәм пешерергә куярга. Калган камырга бер аш кашыгы какао салырга, яхшылап болгаткач, майланган табага салып пешерергә куярга.


Коржлар пешкәч, аларны суытырга. Атланмайны эре угычтан уарга, куертылган сөт салып крем ясарга. Ике коржга да крем ягарга һәм икесен дә кремланган ягы белән тоташтырырга, өстенә янә крем сыларга һәм теләгәнчә бизәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100