Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен юынмауның нинди куркынычы бар?

Британия табиблары фикеренчә, көн саен душ кермәсәң, тиредә инфекцияләр һәм начар ис барлыкка килә.

news_top_970_100
Көн саен юынмауның нинди куркынычы бар?
pixabay.com/ru

Көн саен душ кермәү тире авырулары барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта Британия табибларына сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб Эмека Окороча сүзләренчә, даими юынудан баш тарту тиредә акне, дерматит һәм псориаз китереп чыгарырга мөмкин.

Косметолог Ялда Джамал фикеренчә, тире организмны кояш нурларыннан, физик тәэсирдән саклый һәм температураны җайга сала.

«Әгәр һәр көн юынмасаң, үлгән күзәнәкләр һәм пычрак бу функцияләрне боза», — диде ул.

Моннан тыш, Окороча бактерияләр үрчү аркасында сасы ис барлыкка килүе турында да кисәтте.

Шулай ук Health & Aesthetics клиникасы табибы Рекха Тейло кич юынырга киңәш итте, чөнки тире йоклаган вакытта яңара. Аның фикеренчә, болай иткәндә күзәнәкләргә пычрак тулмый һәм сыткычлар, кара нокталар барлыкка килми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100