Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен салкын су белән коенсаң, ни була?

Табиб сүзләренчә, чыныгуны иң башта салкын су белән коенудан башларга кирәк.

news_top_970_100
Көн саен салкын су белән коенсаң, ни була?
pixabay.com/ru

Чыныгу — ул иммунитетны ныгыту, матдәләр алмашын яхшырту, вакытында йоклау, организмның вирусларга каршы торуын булдыру дигән сүз. Бу хакта РИА Новостига табиб-терапевт Анна Ефимова сөйләде.

Табиб сүзләренчә, чыныгуны иң башта салкын су белән коенудан башларга мөмкин.

«Су температурасын ике градуска киметегез. Чүмечкә салкынча су салып, башта аякларга коярга була. Аннан гына аркага коярга кирәк. Бер атнадан соң суның температурасын тагын ике градуска киметергә мөмкин. Чыныгырга уйлагач та сап-салкын су белән коена башламагыз. Бу файда китермәячәк, киресенчә, сезгә салкын тияргә дә мөмкин», — ди табиб.

Контраст душ алдыннан башта биш минут чамасы җылырак душ астында торырга киңәш ителә. Аннары 15 секундка салкын суга керергә, аннары тагын 15 секундка — җылымса суны ачарга. «Шул рәвешле, өч тапкыр әлеге процедураны башкарырга. Иң ахыргысы салкын су булырга тиеш. Акрынлап һәр сеансның озынлыгын 40-60 секундка җиткерегез», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100