Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен сөт эчәргә ярыймы?

Сөт эчә алмасагыз, кефир, ряженка, простокваша, йогырт эчәргә була.

news_top_970_100
Көн саен сөт эчәргә ярыймы?
https://pixabay.com

Сөтне эшкәртүдә проблемалары булмаган кешеләр аны көн саен файдалана ала, моның сәламәтлеккә зыяны юк. Бу турыда «Звезда» каналына интервьюда табиб-диетолог Анна Белоусова сөйли.

«Кеше сөт эчә алса, аннары бернинди дә тискәре нәтиҗәләре булмаса, мәсәлән, диарея, сөтне көн саен эчәргә ярый. Чөнки сөт кеше өчен адаптацияләнгән ризык. Аксым чыганагы», — ди табиб.

Организм бу ризыкка начар реакция бирсә, аны билгеле бер ризыклар составында, мәсәлән, боткаларда кулланырга була. Сөтнең үзен эчәсе килгән очракта, сөт шикәрен тарката торган ферментлы препаратларны даруханәдән сатып алып була. Шулай да сөткә реакция бик катлаулы булса, аны эчмәү хәерле, ди Белоусова.

«Әгәр сөт эчә алмасагыз, кефир, ряженка, простокваша, йогырт эчегез», — дип киңәш итә диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100