Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен нәрсә ашап куйсаң, инфаркт, инсульт һәм яман шеш куркынычы кими?

Көн саен бераз чикләвек ашарга кирәк.

news_top_970_100
Көн саен нәрсә ашап куйсаң, инфаркт, инсульт һәм яман шеш куркынычы кими?
https://pixabay.com

Галимнәр инфаркт, инсульт һәм яман шеш ихтималын киметә торган ризыкны ачыклаган. Аларның фикеренчә, чикләвек ашап куйсаң, гомер озыная, яман шештән, йөрәк авыруларыннан һәм респиратор чирләрдән үлү куркыныч 20 процентка кими. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» яза.

30 ел дәвамында 118 мең чамасы кешене күзәтеп торганнар. Көн саен бераз чикләвек ашап куючыларның үлү куркынычы 20 процентка кимүе ачыкланган.

Экспертлар әйткәнчә, чикләвекләрдә клетчатка, туендырылган майлар күп була, алар кан әйләнеше системасына эләгә торган холестеринны киметә. Менә шулай итеп инфаркт, инсульт профилактикалана.

Чикләвекләрдә витаминнар, минераллар, антиоксидантлар һәм фитостерололар күп була, алар иммун системаны яхшырта.

Галимнәр көн саен 30 грамм чамасы чикләвек ашап куярга киңәш итә. Төрле чикләвек ашау хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100