Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен макарон ашасаң, нәрсә була?

Сәламәт булсагыз, бодайдан ясалган макарон ашагыз.

news_top_970_100
Көн саен макарон ашасаң, нәрсә була?
https://pixabay.com

Нутрициолог Гаврикова сүзләренчә, макарон ашау аутоиммун авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Макароннарның туксан процентында глютен бар. Аны күп итеп куллану ярсынган эчәклек синдромы, аутоиммун авырулар, тән тиресе белән проблемалар барлыкка китерү мөмкин. Бу турыда нутрициолог Анастасия Гаврикова РИА Новостига сөйләгән.

Аның сүзләренчә, нутриентлар төрле булу — рацион төзүнең төп кагыйдәсе. 

«Көн саен макарон ашасагыз, сез ярмаларда — карабодай, соры дөге, киноада булган матдәләрне алмыйсыз. Макарон яратсагыз, эчәклек белән проблемаларыгыз, аутоиммун авыруларыгыз юкмы — анализлагыз, тән тиресе нинди, артык авырлык юкмы? Сәламәт булсагыз, бодайдан ясалган макарон ашагыз. Ләкин чамасы белеп кенә», — ди белгеч.

Фунчоза, ширатаки, нуттан, кукуруздан ясалган глютенсыз макароннан ашау хәерле, ди табиб. Ул савытта «ГМО юк» дип язылган булуын карарга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100