Көн саен диярлек бар кеше дә куллана торган кайсы ризык яман шеш авыруы килеп чыгуны кискен арттыра?
Фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы конфетлар, туңдырма, кайнатма, желе, соклар, йогыртлар, камыр ризыклары һәм башкаларда булырга мөмкин.
АКШтагы
Тикшерүчеләр тычканнар төркеме белән тәҗрибә ясаган. Тычканнарның бер өлешенә сахароза биргәннәр. Аның күләме күп кенә көнбатыш илләрендә кешеләр куллана торган кадәр булган. Икенче төркемне исә шикәрсез крахмаллы диетага утыртканнар. Эксперимент вакытында ачыкланганча, беренче төркемдәге тычканнарның канында шикәр күләме арту яман шешнең бик тиз үсүенә китергән.
Моннан тыш, фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы һәм шикәр тычканнарның үпкәләрендә метастазлар үсешенә дә китерүе дә ачыкланган.
Яман шеш, шикәр авыруы, йөрәк авырулары, симерү булмасын өчен, шикәр куллануны киметергә киңәш итәләр.
Фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы продуктларның күбесендә булырга мөмкин. Мәсәлән, конфетлар, туңдырма, кайнатма, желе, соклар, йогыртлар, камыр ризыклары һәм башкалар.
Экспертлар киңәш иткәнчә, тамак ялгап аласы килгәндә, җиләк-җимеш ашап кую, шикәр урынына бал куллану хәерле.