Көн саен чикләвек ашау симерү куркынычын 23 процентка киметә, дип ышандыра Гарвард галимнәре. Бу хакта "АиФ" басмасы яза.
20 ел дәвамында 290 меңгә якын кешенең сәламәтлеген тикшергәннәр. Катнашучылар һәрдаим үзләренең авырлыкларын һәм узып киткән елда күпме чикләвек ашауларын язып барган.
Ачыкланганча, рационга бу ризыкны кертү аз авырлык җыю һәм киләчәктә симерү куркынычын киметү белән бәйле булган. Көненә нибары ярты порция чикләвек 4 ел дәвамында 5 яки аннан да күбрәк килограмм өстәлүне 23 процентка киметкән. Галимнәр чикләвекнең уңай нәтиҗәсен анда клетчатка күп булу белән аңлата. Клетчатканы эшкәртү өчен күп вакыт һәм энергия сарыф ителә. Һәм шул сәбәпле кеше үзен озаграк тук итеп хис итә. Чикләвек җепселе эчәклектә майлар белән яхшы бәйләнә һәм аларны чыгарырга булыша. Һәм чикләвектәге туендырылмаган майлар күп булу тыныч вакытта энергия чыгаруны арттыра, бу да артык авырлык җыюны кисәтә.