Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен бер кыяр ашасаң нәрсә була?

Кыярда бәхет гормоны да бар.

news_top_970_100
Көн саен бер кыяр ашасаң нәрсә була?
Рамил Гали

Диетологлар көн саен бер кыяр ашарга тәкъдим итә. Шулай иткән очракта, авырлык та кими. Чөнки организм чистара, ашкайнату тракты эшчәнлеге нормальләшә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Көненә бер кыяр ашасаң, тән тиресе яхшыра, кеше ябыга, шешләр кими. Кыярның 95 процентын су тәшкил итә, калган биш проценты исә клетчаткадан тора. Анда тартрон кислотасы бар, ул май ясалуны чикли.

Кыяр кабыгында К, А, С витаминнары, В төркеме витаминнары, минераллар — тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний бар. Алар метаболизмны яхшырта, канда шикәр микъдарын киметә, кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистарта. Кыярның йомшагы эчкәклек эшчәнлеген нормальләштерә.

Кыярда бәхет гормоны — сератонин да бар. Шуңа күрә табиблар аны төшенкелеккә бирелгәндә, арыганда, депрессия вакытында ашарга киңәш итә.

Кыярдагы фисетиннар хәтерне яхшырта, Альцгеймер авыруын булдырмаска ярдәм итә.

Ләкин ашказаны-эчәклек трактында җитди авырулар булганда, мәсәлән ашказаны җәрәхәте, гастрит, колит булса, кыяр ашамый тору хәерле. Ул ашказаны согының кислоталылыгын арттыра, артык күп кыяр ашау ашказанын зурайта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100