Көн саен ашарга ярамый торган җиде ризык
Бөтен ризыклар да көн саен кулланганда файда китерми, киресенчә, организмга зыян салу ихтималы бар.
Көн саен кулланмау хәерле булган җиде ризык турында мәгълүмат wday.ru сайтында китерелә.
Йомырка. Күпләр иртән төрлечә итеп пешереп, йомырка ашап чыгып китәргә ярата. Йомыркада, А, В һәм D витаминнары, кальций, фосфор, калий, тимер һәм башка микроэлементлар күп. Тик йомыркада холестерин да күп. Ә ул организм өчен зыянлы. шуңа күрә йомырка ризыкларын атнага 1–2 ашау хәерле.
Кызыл ит. Ит - аксым чыганагы. Ул сөяк һәм мускул тукымаларын үстерә. Тик кызыл итне көн саен ашау ашказаны һәм эчәклектә яман шеш авырулары китереп чыгаруы бар.
Колбаса. Колбасада иттән тыш натрий нитраты һәм башка кушылмалар күп. Көн саен колбаса ашау шикәр авыру, йөрәк чирләре, гипертония һәм яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Кайсыбер галимнәр колбаса күп ашауны алкоголизм белән тиңли.
Бәрәңге. Безнең ил халкы бәрәңге ярата. Тик кыздырылган бәрәңге бавырга, ашказаны асты бизенә зур зыян сала. Бәрәңгене суда пешереп ашау хәерле. Тик көн саен түгел! Симереп китү ихтималы зур.
Ак оннан камыр ризыклары. Мондый ризыктан тазарып кына калмыйлар, аның бер файдасы да юк әле! Ак ипи эшкә сәләтне киметә, тиредә бетчәләр чыгуга сәбәпче була. Камыр ризыкларын даими ашаучылар шикәр авыруы, йөрә
Шпинат. Бу яшел үсемлек витаминнарга һәм органик кислоталарга бай. Тик андагы кислоталар сидек-җенес органнары системасына зыян китерә. Бавыры авырткан, ревматизмнан интеккән кешеләргә шпинатны бөтенләй дә ашарга ярамый. Сәламәт кешеләр шпинатны атнасына 2–3 көн ашый ала.
Әфлисун согы. Әфлисун согында клетчатка аз, фруктоза күп. Көн саен мондый сок эчсәң, симереп китү ихтималы зур. Иң яхшысы — әфлисунның үзен ашарга.