news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнҗетлы шарчыклар рецепты

Кукмарада яшәүче аш-су остасы Марат Фәсхетдиновтан көнҗетле шарчыклар.

news_top
Көнҗетлы шарчыклар рецепты

Моның өчен кирәк: бер банка горбуша балыгы консервасы, уртача зурлыктагы ике пешкән бәрәңге, бер пешкән кишер, ике йомырка, 70 грамм каты сыр, 30 грамм яшел суган кыягы, бер аш калагы соя соусы, ике аш калагы каймак (майонез да ярый), көнҗет орлыгы.

Бәрәңге, кишер, йомырканы эре угычтан, сырны вагыннан уарга. Яшел суган кыягын ваклап турарга. Соя соусы өстәргә. Каймак яки майонез өстәп яхшылап болгатырга. Әзер массадан вак шарчыклар ясарга һәм көнҗет орлыгында әвәләргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар