news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күмертауда уйнарга чыгып киткән абыйлы-сеңелле ике бала югалган

Кичә югалган 8 яшьлек Диана белән 11 яшьлек Артурны урманнан эзләргә җыеналар.

news_top

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Диана һәм Артур Рәхмәтуллиннар югалган. Балалар 30 апрельдә урамга уйнарга чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

8 яшьлек Диана (2012 елда туган), буе 135 см, аксыл чәчләре иңеннән бераз озынрак. Капюшонлы кызыл куртка, кара колготки, кара кроссовки кигән.

11 яшьлек Артур (2009 елда туган), буе 145 см, чандыр гәүдәле, сары куртка, караңгы зәңгәр джинс чалбар, кара кроссовки кигән.

«Лиза Алерт» отряды теләге булган һәркемне Ходайбирдин урамындагы 9 йорт янына чакыра. Урын координаталары: 52.752707, 55.80140.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар