news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күмертауда бер ир-ат машинасыннан Кыш Бабай чанасы ясаган — видео

Кәефне күтәргән өчен, шәһәр халкы машина хуҗасына рәхмәт әйтә.

news_top

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче ир-ат үз автомобиленнән Кыш Бабай чанасы ясаган. Машинага ике болан җигелгән. Әлеге кадрларны Башкорстанның «Вести» каналы күрсәтте.

Видео социаль челтәрләрдә таралган булган. Автомобиль «тәгәрмәчле бәйрәм», хуҗасы каты итеп музыка уйната, Яңа ел кәефен күтәрә, диелә хәбәрдә.

Интернет кулланучылар да мондый тюнингны ошаткан. Машина хуҗасына рәхмәт әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар