Күмертау шәһәрендә укытучы хатын укучы кызның маңгаена «икеле» ясап куйган
Беренче сыйныфта укучы бала рәсем ясау өчен альбомын алып килергә оныткан булган.
Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә беренче сыйныфта укучы кыз рәсем ясый торган альбомын мәктәпкә алып килергә оныткан. Начар билгене куярга альбом булмагач, укытучы хатын кыз баланың маңгаена «икеле» билгесе ясап куйган. Әлеге вакыйга турында матбугат чараларында язганнар. Мониторинг вакытында шушы язмаларны күреп алгач, Мәләвез районара тикшерү бүлеге тикшерү эшләре башлаган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Хәзерге вакытта мәктәп җитәкчелеген, укытучылар коллективын, укучы балаларны сораштыралар, белем бирү шартларын, кулланыла торган тәрбия чараларының законлылыгын тикшерәләр. Шуннан соң укытучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә бу хәбәрдә.
Матбугатта чыккан хәбәрләрдән соң, Күмертау шәһәре прокуратурасы да әлеге вакыйганы тикшергән. Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Прокуратура ачыклаганча, 25 мартта башлангыч сыйныф укытучысы дәрес вакытында тәртибе һәм рәсем альбомы булмаган өчен, кыз баланың маңгаена ручка белән «икеле» билгесе ясап куйган. Укытучы үзенең гамәлләре белән укучы баланың хокукларын, мәгариф турындагы законны, вазифа буенча инструкцияне бозган һәм баланың абруен кимсеткән, диелә бу хәбәрдә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр прокуратурасы мәгариф бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, гаепле вазифаи затларны җавалылыкка тартуны һәм мондый кагыйдә бозулар кабатланмасын өчен чаралар күрүне таләп иткән.
Укытучы хатын үз теләге белән эштән азат ителгән.