news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күмертау шәһәрендә 25 яшьлек кыз өшеп үлгән

Аның мәетен очраклы гына табып алганнар.

news_top
Күмертау шәһәрендә 25 яшьлек кыз өшеп үлгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүчеләр Көнчыгыш микрорайонында яшь кыз мәетен тапкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. 

Мәрхүмәнең шәхесе ачыкланган. Ул Ермолаево авылында яшәүче 25 яшьлек кыз булып чыккан. Бу турыңа «Күмертау вакыты» басмасы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Кызның өс киемнәре була, ул ялангач түгел, курткасы якында гына ята. Кыйнау һәм көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Кыз салкында өшеп үлгән дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар