Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәҗә мамыгының нинди файдасы бар?

Вакытыннан алдарак туган яки көчсез сабыйларны мамык шәлләргә төреп йөртүләре мәгълүм.

news_top_970_100
Кәҗә мамыгының нинди файдасы бар?

Бик борынгы заманнардан ук кәҗә мамыгының авыру кешене савыктыру үзлегенә ия булуын аңлаганнар. Сәүдәгәрләр аны хәтта «йомшак алтын» дип тә йөрткән. Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» сайтында «Кәҗә мамыгы савыктыра» дигән язма чыкты. Файдалы мәгълүматны тулысынча бирәбез.

Ата-бабаларыбызның вакытыннан алда туган яки көчсез сабыйларны мамык шәлләргә төреп йөрткәне дә мәгълүм. Салкын тиюдән саклану өчен әле дә күпләр кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбаш, жилет кия.

Болар һич тә могҗиза түгел. Эш шунда: кәҗә мамыгында савыктыру үзенчәлегенә ия матдә — ланолин бар. Ул медицинада аллергиягә һәм салкын тиюгә каршы тәгаенләнгән барлык диярлек препаратлар составында да бар. Бу матдә тән яралары тизрәк төзәлүгә һәм сынган урыннарның савыгуына булышлык итә. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән коры шәл лимфаденитны яхшы дәвалый, буыннардагы ревматик авыртынуларны тынычландыра.

Кәҗә мамыгының тагын бер уникаль үзенчәлеге бар: ул 35 процентка кадәр күләмдә дымны үзенә тарта, аннары ул аны парга әйләндерә, шул ук вакытта ул коры кала. Чагыштыру өчен: мамык нибары 8 процент дымны «эчсә», синтетик әйберләр дымны «йотарга» бөтенләй сәләтсез.

Кәҗә мамыгының үзенчәлеге аның химик составы, механик һәм физик сыйфатлары белән билгеләнә:

  • мамык җепселләре (ворсинка пуха) кәҗә тиресендәге май һәм организмыннан бүленеп чыккан тир белән туендырылганлыктан, аны пычранудан, керләнүдән саклый;
  • мамык җепселләре составында 20 төрле аминокислота бар;
  • кеше организмы бүлеп чыгарган җылыны кәҗә мамыгы тирә-якка таралудан саклый һәм, шунлыктан, аңардан тегелгән-бәйләнгән киемнәр һәрвакыт җылы була;
  • кәҗә мамыгы җиңел сузыла, тыгыз һәм сыгылмалы, җиңел һәм нәфис;
  • йон организмдагы нерв очларын массажлый, капиллярдагы кан йөрешен яхшыртуга булышлык итә.

Мамыктан бәйләнгән эшләнмәләр радикулит, остеохондроз, артроз кебек чирләрне дәвалауда ярдәм итә һәм салкын тиюне профилактикалауда файдасы зур. Шунысы мөһим: кәҗә мамыгы аллергия реакцияләре тудырмый.

Радикулит, полиневрит чиренә тарысагыз, мамык шәлне билгә буып кую хәлегезне яхшыртыр.

Мигрень, өч тармаклы нерв ялкынсынганда башыгызга мамык шәл бәйләргә кирәк.

Ангина вакытында су компрессы урынына муен тирәсенә мамык яулык бәйләү күпкә файдалырак булыр.

Аяк тамырларында варикоз киңәйгән очракта аны мамык яулык белән урап куярга киңәш ителә. Ялкынсыну һәм авырту бераздан басылыр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100