«Күлмәк тектерергә 3 мең сум таба алмыйм» — Вафирә Гыйззәтуллинаның соңгы интервьюсы
Халык җырчысының «Восточный экспресс» газетасы журналисты Ринат Билаловка 2000 елның февралендә биргән интервьюсы иң соңгы әңгәмәләренең берседер, мөгаен. Җырчыга бу атнада Казанда истәлек тактасы урнаштырылды. Шушы көннәрдә җырчының югалган буыннар турында уйланулары кызык булыр дип уйлыйбыз.
— Вафирә Мөхәммәтдиновна, сезнең белән узып баручы XX гасыр нәтиҗәләре турында сөйләшәсем килә. Җитди татар милли сәнгате өчен нинди чор булды ул?
— Минем өчен бу сорау ике яклы. Бер яктан, нәтиҗәләр әллә ни сөенерлек түгел. Икенче яктан карасак, нәкъ менә шушы гасыр татарларга дистәләгән талантларны бирде. Халкыбыз аларның барысын да бәяләп кенә бетерә алмады. Атаклы композиторлар, опера җырчылары якты дөньядан китә дә, инде берничә елдан аларны искә дә алучы юк.
Мәсәлән, Рөстәм Яхин исемен хәтерләргә кирәк дип санаучы да юк. Минемчә, татарлар бу композитор талантының бөеклеген аңлап бетерә алмадылар. Кызганыч, халкым аның күпчелек әсәрләрен аңларлык дәрәҗәгә үсеп җитә алмады. Хәер, аны гына түгел, башка шундый җитди сәнгать әһелләрен дә бәһали алмады.
— Ә Яхинны аңлау массага, гади халыкка кирәкме икән соң? Хәзер бит халыкның музыкаль ихтыяҗын канәгатьләндерергә популяр татар музыкасы киң таралды.
— Сезнең нәрсә турында, кем турында әйтүегезне аңлыйм. Әмма бу бит татарның «музыкаль кока-кола»сы. Күңел ачарга гына ярарлык, башкага — юк.
Җитди сәнгатьне аңларга өйрәнсә генә халкыбыз үзен милләт буларак саклап кала алачак. Бүгенге сәхнәгә килүчеләрнең кемлеген күрәсез бит — болар, гафу, яраксыз, чүп-чар, сәләтсезләр. Миңа бу темага сөйләшү дә авыр, ник дигәндә, шул лаексызларга мактаулы исемнәр бирелә, ә чын осталар, профессионаллар хәерчелектә үлемгә дучар.
Күптән түгел барлап утырдым — соңгы ике елда унөч профессиональ җырчыбызны югалтканбыз. Хәйдәр Бигичевка нибары кырык тугыз яшь иде, Рәхилә Мифтаховага — илле тугыз. Күптән түгел Гали Ильясов мәрхүм булды. Яшьләре бик өлкән идеме? Үзләрен кирәксез итеп тойганга үлделәр алар.
— Сезнең фикерегезчә, узып баручы гасырда татар мәдәниятен кемнәрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел?
— Күптән түгел «Татарстан» журналыннан Исмай Шәмсетдинов турында язуымны үтенделәр. Шундый бөек композитор булуына карамастан, ул шулкадәр гади, тыйнак кеше иде, аның хәтта телевидениедә бер генә юбилей концерты да яңгыраганы булмады. Ул минем тормышымдагы беренче тере композитор. Аны һәм Мансур Мозаффаровны мин беренче тапкыр 1964 елда күрдем. Әле кичә генә авылдан килгән кызчык өчен алар чын мәгънәсендә аллаларга тиң иде. Ә хәзерге яшьләр аларның исем-фамилиясен дә белми. Композиторлар Александр Ключарев, Фасил Әхмәтов, Яхин, Бату Мөлеков — безнең татарның көчле шәхесләре. Хәзер кемдә бар шундый дәрәҗә? Мөгаен, һәр нәрсәнең ахыры килеп җитә: гасырның, меңьеллыкның, осталарның…
Салих Сәйдәшевның да язмышы нинди аяныч. Ул да күп газаплар күрә, мохтаҗлыкта яши, гомеренең ахырында хәтта эчүгә дә бирешә, диләр. Сәнгать кешеләре белән еш була торган хәл — йомшак күңеллеләрне тормыш бик тиз сындыра…
Нәҗип Җиһанов белән очраштыруы өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Ул мине профессиональ фикерләргә, симфоник оркестрның көчен тоярга, аңларга өйрәтте. Җырчы белән шул рәвешле эшләү — бик зур хезмәт ул.
Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Мәскәүдә яшәүче Алмаз Монасыйпов, Ринат Еникеевлар — шулай ук югары профессиональлеккә ия композиторлар.
Ике ел элек Фасил Әхмәтовның китеп баруы безнең өчен чиксез зур югалту булды. Казанның яулануы турында симфония иҗат итү, 1552 елда булган канлы вакыйгаларны бары тик музыка аша гына җиткерү өчен нинди зур талантка ия булырга кирәк бит.
Җырчыларга килсәк, чын мәгънәсендә талантлар дип Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Венера Шәрипова, Рәисә Беляловаларны саныйм. Әлеге буын кешеләре яшьлекләрендә, студент чакта бер генә опера, бер генә симфоник концертны да калдырмый иделәр — сәнгатькә тартылу шулкадәр көчле иде аларда. Иң очсыз билетларны алуыбызны хәтерлим, утыз тиенгә ала идек. Ул билет басып тыңларга гына ярый иде, әмма без барысына да риза идек, залга кертсеннәр генә.
Әлбәттә инде, мәдәниятебез өчен зур әһәмияткә ия шәхесләр — Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов. Миңа алар белән бер филармония мәктәбен узу бәхете елмайды.
— Сез бик күп язучылар белән шәхсән таныш идегез. Аларны да искә алыйк әле.
— Сибгат Хәким белән дустанә мөнәсәбәттә идек. Минем өчен ул икенче әтием кебек, киңәшчем, остазым иде. Профессиональ карьерамда да зур роль уйнады ул. 1978 елда аның мәкаләсе басылып чыкканнан соң Татарстанның атказанган артисткасы булдым. Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләр шулай ук миңа хәерхаклы будылар. Яшь кыз бала гына булсам да, минем белән аралашуда акыллы, тормышны белүче бу олпат язучылар нидер таба иде. Бәлки, ихласлыгымны, ачык күңелемне тойганнардыр. Кешеләрдә әлеге сыйфатларны бәяли белә иде алар.
— Вафирә ханым, сез хәзер совет чоры турында сөйлисез дип аңлыйм, тарихка торгынлык еллары дип кергән чор хакында. Димәк, ул елларда татар мәдәнияте чәчәк аткан булып чыгамы? Без бит ул чорда телне кысрыкладылар, татар мәктәпләрен яптылар, дип сөйлибез… Алайса, соңгы ун елда татар сәясәтчеләре — шул исәптән Сез дә — нәрсә өчен көрәште соң?
— Күптән түгел телевидениедә чыгыш ясаганда әйттем — татар мәдәнияте өчен торгынлык чоры түгел, билгеле бер дәрәҗәдә үсеш чоры да булды, дидем. Моның белән берәү дә бәхәсләшә алмас. Әйе, соңгы ун елда мәчетләр төзедек, татар мәктәпләре, гимназияләре ачтык. Суверенитет игълан иткәндә, татар иҗтимагый хәрәкәтләрен оештырганда без нәкъ шуңа омтылдык та. Нәтиҗәдә ни күрәбез? 1989 елда ук инде мин Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе булдым.
Мин ул вакытта митингларда чыгышлар ясадым, халык белән очраштым, аңлаттым, бәхәскә кердем, демократиягә килербез, мәдәниятебезне, телебезне саклап кала алырбыз дип ышана идем. Бик күп шәһәрләрдә, республикаларда йөргән кеше буларак, бездәге тормышны чагыштырырга җирлек бар иде. Америкага сәфәремнән соң бер ел үземә урын таба алмый йөрдем, «Ни өчен без начар яшибез, нәрсә дөрес түгел?» дигән уй тынгы бирмәде. Марксизм тарафдарларының хезмәтләреннән дә җавап эзләдем — ни дисәң дә, уналты ел коммунист булган кеше бит мин. Балтыйк буенда һәм Бакудагы вакыйгалардан соң үзебезнең милли татар демократик дәүләтен төзи алуыбызга ышана башладым.
— Ә бүген бу хакта ни уйлыйсыз?
— Бик күп әйберләрдән күңел кайтты. Бәлки, болар барысы да бик зур хата булгандыр, шул исәптән, минем сәясәттә катнашуым да. Берничә тапкыр депутат булырга тырышып карасам да, зур сәясәткә кереп китә алмавымның сәбәбе нидә? Вафирә Гыйззәтуллинаның дәүсоветка кирәге юк — мин бит мәдәниятнең хәле турында дөресен сөйлим. Мин анда хакимият һәм кресло эзләп бармадым. Миңа болар кирәкми, бары тик сәнгатьне якларга теләгән идем. Ә андагылар мин ниндидер ахмак сүзләр сөйләрмен дип курыкты. Әмма мин бит тиле түгел. Компромисска бара беләм, барырга әзермен.
Кайбер түрәләр, администрация башлыклары әйтәләр, имеш, минем бүгенге халәтем мактанырлык түгел, һәм әлеге депрессиянең сәбәбе — Фәүзия Бәйрәмова белән дуслык нәтиҗәсе, имеш. Миңа кем белән аралашырга ярый да, кем белән ярамаганлыгын өйрәтмәкчеләр! Көлке. Мин инде илледән узган, ничек яшәргә кирәклеген үзем дә беләм. Сүз минем хакта гына да түгел. Өлкән буын җырчыларыбызның авыр хәлдә яшәвендә дә шул ук Фәүзия Бәйрәмова белән дуслык гаеплеме? Нинди сафсата!
— Сез үзегезне финанс яктан кысрыкланган итеп хис итәсезме — мин дөрес аңладыммы?
— Ә ничек хис итәргә тиеш соң мин? Концерт оештырам дисәң, афишалар кирәк, сәхнәгә дә яңа күлмәктән чыгасы килә. Боларга акча юк. Күлмәк тектерергә өч мең сум да таба алмыйм мин бүген. Менә нинди көнгә калдым. Без — профессиональ җырчылар, бүген туры мәгънәсендә хәерче. Миңа бу хакта әйтергә инде оят та түгел хәтта. Башкача авыз йомып утырмаячакмын. Әйтсеннәр миңа ниһаять: минем кирәгем бармы, юкмы?
Акча яклары бик авырга калгач, музыка училищесына укытырга барырга киңәш бирделәр миңа. Бөтенләй тавышсыз ике кыз баланы тоттырдылар. Бар көчемә тырыштым мин алар белән. Ышанасызмы-юкмы, шуның өчен миңа аена 190-200 сум түләделәр. «Татарстан» ДТРКсының оркестр солисты буларак 800 сум алам — ярты ставкада. Оныгымның әтисе мәрхүм, кызым музыка мәктәбендә укыта, ике-өч ай хезмәт хакы күрми эшлиләр. Ун кг он, өч кг карабодай бирәләр аларга. Ничек җан асрарга? Шул акчага ничек тышкы кыяфәтне сакларга да, ничек иҗат турында уйларга?
Мин — Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы. Халыкара, бөтенсоюз фестивальләре дипломнары өйдә, әнә, бер капчык. Шулар өчен бернинди льготалар да юк. Миңа бит байлыклар кирәкми! Гомерем буе трамвайда йөрим, гап-гади ике бүлмәле фатирда яшим. Машинам юк. Кирәге дә юк ла! Әмма хет тамакны туйдырырга мөмкинлек бирегез миңа. Кайбер вакытта икмәккә дә акча җитми бит. Инде үземнең концерт костюмнарымны да сатып бетерәм. Ә ничек яшәргә? Башкалар да нәкъ шундый хәлдә. Азат Аббасов, Рәисә Белялова — бик күп татар җырчылары су белән ипидә җан асрый. Куркыныч хәлләр.
Мөгаен, Аллаһыма ышанычым һәм шушы хәлләрдә дә оптимизмны югалтмаска тырышуым гына мине коткарып киләдер.
— Нигә шундый хәлгә калдык соң без? Халкыбыз ник шундыйга әйләнде?
— Сез мине гафу итегез, әмма халкым сарык көтүенә әйләнеп бара. Халкымны бик яратам, әмма дөреслек шундый! Шул дөреслекнең күзенә туры карарга кирәк. Сәнгать үлеп бара. Мәдәниятне бүгенге мафиоз, фонограммага авыз селкетүче җырчылар дәрәҗәсендә саклап калу да җитә, дип уйласалар, безнең җитәкчеләребез бик нык ялгыша.
Ун-унбиш елдан татарның профессиональ сәнгате булырлыгына ышанычым юк. Әле бер ел элек кенә минем бер шигем дә юк иде. Ясалма поп-йолдызлар бетмәячәк, әлбәттә. Әмма алар рухи азык бирә алмас шул. Без инде болай да үз халкының телен, мәдәниятен белмәгән ике буынны югалттык.
Президент боларны аңламыйдыр, миңа начар мөнәсәбәттәдер дип уйламыйм мин. Фәрит Хәйруллович та концертларда яныма килеп сөйләшә. Әмма берәү дә ярдәм итә алмый.
— Яки инде теләмиләрме?
— Җавабы бик гади: икътисад мәсьәләләренә артыгы белән кереп киттек. Казанны тәртипкә китерүләре дә, кешеләрне җимерек йортлардан күчерүләре дә бик яхшы, сүз дә юк. Әмма бездә сәнгать сәясәттән ерак булырга тиеш дигән фикерне нигәдер җитди кабул итәләр — монысы аңлашылып бетми. Чынлыкта исә шул зур сәясәтнең үзе инде ул. Төптән уйласак, халкыбыз нәкъ менә җырларын һәм җитди сәнгатен саклап кала алган.
Гомумән, безнең халык сәеррәк. Үз мәдәниятенең бөтен кыйммәтен, тирәнлеген, асылын аңлар өчен, татарга һичшиксез нинди дә булса фаҗига кичерергә кирәк. Бәлки, шуңадыр да, әйтик, америка яки фин татарлары диаспоралары, казанлыларга караганда, безне югарырак бәяли. Үз мәдәниятенең кыйммәтен аңлар өчен татарларга нигә соң чит җирләргә барып эләгергә? 1978 елда Ерак Көнчыгышта гастрольләр вакытында булган бер вакыйганы яхшы хәтерлим. Бер ир-ат белән русча исәнләштем, ә ул миңа: «Кызым, исәнмесез!» — диде дә, кочаклап елап җибәрде. Генерал иде ул, фамилиясен хәтерләмим, Равил абый. Ул 25 ел татар телен ишетмәгән. Оештырып, безне озатып йөрде. 1974 елда без, «чын татарлар», ни өчен АКШта гастрольләрдә халык безнең яныбызга килеп елаганлыгын аңламый идек әле.
— Хәзер сез инде Америкаларга бармыйсыздыр?
— Нинди Америка?.. Без хәзер районнарга да чыга алмыйбыз.
— Анда кешеләр аена ике йөз сум акча ала да, аракы эчеп ята. Бөтенесе — хатын-кызлар, әбиләр…
— Алар шулай эчәчәк тә инде, мәдәни тормышларын кайгыртучы булмагач… Гомер үтә, менә шунысы кызганыч. Без исән чакта, безне халыкка күрсәтергә кирәк — эчеп кенә ятмасыннар, татар музыкасын тыңласыннар. Авылдагы татарлар өчен без бит әле дә авторитет, абруебызны югалтмадык.
— Моны кабул итү ничек кенә кызганыч булса да, бәлки, дөрестән дә, җитди сәнгать чоры узгандыр, чынбарлык авыр, җанга ятышсыз булса да, бу хәл табигыйдыр?
— Юк, мин алай уйламыйм. Күптән түгел бер хәл булды минем белән. Бер унсигез яшьлек егет мине танып алды да, машинасында илтеп куярга тәкъдим итте. Андыйларны «братва» диләр инде. Магнитоласын кабызды, Яхинның «Китмә, сандугач» җырын куйды. Кассетада мин җырлыйм. «Сезне һәм Кобзонны гына тыңлыйм», — диде ул егет. Күзләрем яшьләнде. Димәк, әле барысын да югалтмаганбыз түгелме?
Ринат Билалов әңгәмәсе
_____
Вафирә Гыйззәтуллина фаразынча, XX гасырның иң яхшы ун татар музыканты һәм ун сәясәтчесе
Музыкантлар
Азат Аббасов
Госман Әлмиев
Фасил Әхмәтов
Хәйдәр Бигичев
Нәҗип Җиһанов
Илһам Шакиров
Исмай Шәмсетдинов
Заһит Хәбибуллин
Зөләйха Хисмәтуллина
Рөстәм Яхин
Сәясәтчеләр
Фәүзия Бәйрәмова
Рәис Беляев
Мирзаһит Вәлиев
Разил Вәлиев
Марат Мөлеков
Фарит Мөхәммәтшин
Фәндәс Сафиуллин
Фикрәт Табиев
Рафаэль Хәкимов
Минтимер Шәймиев
Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Бондюг районы (Менделеевск районы) Камай авылында туа. ТАССРның халык, Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты.
Казан музыка училищесын, консерваториясен тәмамлый. СССРда үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли.
1990 елларда сәясәттә автик катнаша. 2001 елның 17 сентябрендә Казан-Чаллы трассында автоһәлакәттә вафат була.