Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күлмәгем үтә күренмәле түгел»: Гөлназ Сәфәрованың никахка кигән киемен тәнкыйтьлиләр

Гөлназ Сәфәрованың туганнан туган энесенең никахына киеп барган күлмәген һәм яулыгын ошатмаганнар.

news_top_970_100
«Күлмәгем үтә күренмәле түгел»: Гөлназ Сәфәрованың никахка кигән киемен тәнкыйтьлиләр
Расих Фәсхетдинов

Гөлназ Сәфәрова туганнан туган энесенең никахына барган. Аның күлмәген һәм яулыгын ошатмаганнар. Инстачылар арасында Гөлназны бу образда танымаучылар да бар, комментарий язучылар бер дә тарсынып тормаган.

«Кияү белән кәләшнең матурлыгын бозып торасыз, матуррак кеше булмадымы икән?» дип тупас язучыга «Тилеме әллә сез? Ничек бар, шулай инде. Минем урынга матуррак кеше булмадымы?» диюегезме», — дип җавап биргән Гөлназ.

«Килен матуррак булып күренсен дип кидегезме бу яулыкны шулай итеп?! Алай төренсәгез, күлмәгегез дә үтә күренмәле булырга тиеш тугелдер… яки бу шундый шаяру ысулы», — дигән берсе.

«Күлмәгем үтә күренмәле түгел, күзегез узимы әллә?» — ди Гөлназ.

Концертлар алып баручы, Татарстанның атказанган артисты калган комментарийларга җавап бирмәгән.

«Гөлназ, үтердең син бу яулык бәйләү ысулы белән, колакларыңа җил бәрмәсен өчен балаларга шапка астыннан шулай бәйләп куялар иде без кечкенә чакта, ә күлмәгең шәп. Үзеңне бик яратам. Әмма бу юлы мин яраткан Гөлназны күрмәдем»;

«Образ төгәл түгел. Аякта галошлар булса ак оекбаш белән, чын татар әбисе була да куя. Биек үкчәле туфли урынсыз»;

«Әкәмәт киенәсез никахларга»;

«Сөбханалла мода»;

«Әстәгъфирулла, Гөлназ, нишләвең бу?»

«Стилистыңны алыштыр. Кием сайлауда, зәвык булмауда ул гаепле дип уйлыйм»;

«Гатифә җиңги булгансың бит»;

«Кемгәдер яулык килешми. Гөлназ әбигә охшаган монда»;

«Шул чаклы да ямьсез булырсың икән, күпләр танымады»;

«Мәҗлесләрдә ник бу кадәр ямьсез киенәсең. Син бит чибәр хатын»;

Әлбәттә Гөлназны яклаучылар да табылган. Кайберәүләр аның яңа образын ошаткан да.

«Гөлназ, синдә гел үзенчәлекле киемнәр. Каян алып бетерәсең?»

«Кырт иттереп бәйләп куйган әле, молодец».

«Гөлназ яңадан яңа образларга керә, тик тормый, эзли. Бик молодец ул. Аның турында ямьсез язучылар артта калган кешеләр дип уйлыйм»;

«Иии, кешеләр, нәрсә җитми сезгә? Яулыкны ничек итеп япса да килешми дисез. Бик матур, бик килешле, стильле. Гөлназның матурлыгыннан, уңганлыгыннан, зәвыклы киенүеннән көнләшеп язасыз дигән фикер туды әле миндә», кебек комментарийлар калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100