Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көлкеме, кызганычмы?» — Айдар Юныс ике башлы ташбака күрсәтте

Җырчы инстаграмга интернеттан алып видео урнаштырган.

news_top_970_100
«Көлкеме, кызганычмы?» — Айдар Юныс ике башлы ташбака күрсәтте
https://www.instagram.com/aidar_yunus/

Җырчы Айдар Юныс инстаграмга сиам ташбакасы куйган. «Бер бишектә ике сабый, берсе — кояш, берсе — ай» дигән җырга салмак кына йөзүче ике башлы ташбака инстачыларны шаккаттырган. Күбесе аны Айдар Юнысның үз ташбакасы дип уйлаган. Җырчы видеоның интернет киңлекләреннән алынуы турында әйтә.

«Юнысовлар игезәк булгач, ташбакасы да игезек булган», «Бу нәрсә?», «Игезәкләр», — дип язалар. «Бер-берсеннән аерылып җитмәгәндә шулай була. Кызганыч, бу көлке түгел», — дип язган бер инстачы.

Интернетта ташбаканың ике башлы булып туу эмбрионнның дөрес үсеш алмавы нәтиҗәсендә килеп чыга дип язылган. Табигатьтә андый ташбакалар үлемгә дучар була, иректә булмасалар бик озак яши ала, хәтта үрчергә дә сәләтле икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100