«Көлеп үлә яздым»: Фирдүс Тямаев Кыш бабай булып киенеп балаларын котлаган
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кыш бабай костюмын киеп, балаларын Яңа ел белән котлаган. Бу хакта ул инстаграмдагы сәхифәсендә язган.
Миннән Кыш бабай чыкмый икән, — дип язган Фирдүс Тямаев.
Видеодан күренгәнчә, җырчы Кар кызы белән керә, балалары — Искәндән белән Кәримнән шигырьләр сөйләттерә. «Әтиеңненң исеме ничек?» — дигән сорау биргәч, ул үзе үк көлеп җибәрә.
Инстачылар да Фирдүс Тямаевның Яңа ел котлавын бәяләгән: «Тамаша булган бу, көлеп үлә яздым», «атказанган артистка да хәтта Кыш бабай булуы җиңел түгел икән», «Олылар нигә көләсез инде, балаларны оялтып. Кайда Фирдүс, шунда шау-гөр, күңелле, бәйрәм!» — дигәннәр.