news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күлдә ял иткәндә яшь парлар - ир белән хатын батып үлгән

Янисъярви күлендә батып үлгән яшь гаиләнең мәетләрен тапканнар.

news_top
Күлдә ял иткәндә яшь парлар - ир белән хатын батып үлгән
Карелиядә Янисъярви күлендә батып үлгән яшь гаиләнең мәетләрен тапканнар. Бу турыда "Карелия" телевидениесы хәбәр итте.

Узган шимбәдә Янисъярви күлендә биш кеше утырган моторлы көймә капланган. Көймәдә өч ир-ат һәм ике хатын-кыз булган. Шуларның өчесе ярга йөзеп чыга алган. Ә Карелиядән килгән яшь парлар - ирле-хатынлы Роман һәм Алена батып үлгән.

Карелия республика эзләү-коткару хезмәте ир белән хатын мәетен судан тапкан. Һәлак булучылар күлгә моторлы көймәгә утырып чыккан. Алар коткару жилетлары кимәгән булган, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар