Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләшне элеккеге егете урлап, диңгезгә алып киткән һәм бик астында тоткан

Кыз өч көн тоткынлыкта яшәгән, ләкин барыбер аның хатыны булырга ризалашмаган.

news_top_970_100
Кәләшне элеккеге егете урлап, диңгезгә алып киткән һәм бик астында тоткан
https://pixabay.com

Мәскәүдә «Кавказская пленница» фильмындагы вакыйгага охшаган хәл булган. 29 августта Щелковское метро станциясе янында бер кызны урлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кыз — Азәрбайҗаннан Мәскәүгә күченеп килгән. Ул иртә белән эшкә барырга чыккан. «Ул элеккеге егетенең машинасына ничек килеп эләккәнен аңламый да калган», — диелә бу хәбәрдә.

Урланган кыз Краснодар өлкәсендә генә аңына килә. Элеккеге сөйгән егете аны арендага алынган шәхси йортта берничә көн буена тоткынлыкта тота. Егет кызга үзенә кияүгә чыгарга ялына. Ләкин кыз катгый каршы килә, ул башка егеткә кияүгә чыгасын әйтә.

«Кыз үзен урлаучыга башка егетне яратуын аңлатырга тырыша. Икенче егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган инде. Тиздән туй булырга тиеш. Ялынып та эш барып чыкмагач, урлаучы егет корбанын җибәрә», — дип сөйләгән «КП» сайтының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Бу вакытта кыз урлаучыны полиция дә эзли башлаган була. Тоткынлыкта вакытта кыз смс хәбәр җибәреп өлгерә. Ул үзен урлауларын яңа киявенә сөйли. Хәзер кияү Краснодар өлкәсенә ашыга. Ул кәләшен Мәскәүгә алып кайтачак.

Урлаучы егеткә карата җинаять эше ачылган. «Кызны урлаган өчен аны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Гаепләнүче тоткарланды. Якын арада аны башкалага китерәләр», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100