Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләш качып киткәч, кияүнең туганнары кодаларның өенең тәрәзәләрен ватып бетергән

Утызлап ир-ат өй тирәсендә мәхшәр ясаган, аларга карата җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
Кәләш качып киткәч, кияүнең туганнары кодаларның өенең тәрәзәләрен ватып бетергән
https://vk.com/kpstav

Ставрополье өлкәсенең Изобильненск шәһәр округында киявеннән качып киткән кәләшнең өенә ташлар ыргытканнар. Утызлап ир-аттан торган төркем өй тирәсендә булган бар нәрсәне диярлек җимереп бетергән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополье өлкәсендәге идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Талаш финанс мәсьәләләре аркасында килеп чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, бу ике гаилә туй турында килешә һәм шуны бәйрәм итә. Чегән гаиләләрендә яшәүче кыз белән егет өйләнешергә карар кыла. Гореф-гадәт буенча, кәләш өчен шактый гына саллы калым да түлиләр. Кәләшне кияү йортына алып китәләр. Кызга биредә ошамый. Ул киявен ташлап, үзенең әти-әнисенең йортына кайтып китә.

Кияү ягы үпкәләп кала һәм калымны кире алырга тели. Ләкин гаиләләр килешә алмый. Шуннан соң кул астында очраган ташлар «эшкә китә». Кәләш яшәгән йортка ташлар, таяклар ыргыталар. Шаһитлар сүзләренчә, утлы корал да кулланыла. Ләкин полиция бу мәгълүматны кире кага. Кәләшнең өенә, урамда торган барлык машиналарга зыян килә. Бәхеткә, кешеләр исән-сау.

Котырынган төркемне полиция хезмәткәрләре генә тынычландыра. Полиция машинасыннан микрофоннан «туктагыз», дип кычкырып торалар. Ир-атлар таш атуны дәвам итә, пыяла ватылган тавышлар ишетелә.

Шуннан соң ир-атларны полиция бүлекчәсенә алып китәләр. Хәзер полиция вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

«Әлеге вакыйгадан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Изобильненск районы бүлеге „Хулиганлык“ һәм „Милеккә зыян китерү“ маддәләре буенча ике җинаять эше ачты», — дип аңлаталар Ставрополье буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Мәхшәрдән соң төшерелгән кадрларда пыяласы ватылып беткән тәрәзәләр күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100