Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көлә-көлә үлеп китеп буламы?

Кайбер очракларда озак һәм контрольдә булмаган көлү бронхиаль астма, йөрәк тукталу, буылу барлыкка китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Көлә-көлә үлеп китеп буламы?
https://pixabay.com/

Борынгы Греция риваяте буенча, фәлсәфәче Хрисипп үзенең бер мәзәгеннән шулкадәр каты итеп көлгән ки, ул туктый алмаган һәм көлүдән үлгән. Чыннан да көлеп үлеп буламы икән - бу турыда табиблар фикере фактлар сайтында чыкты.

Медицина раслаганча, көлү үтерми, ләкин ул үлемгә китерә торган халәт тудырырга мөмкин.

Чынлыкта көлүдән үлү шактый катлаулы, ләкин кайсыбер очракларда озак һәм контрольдә булмаган көлү бронхиаль астма, йөрәк тукталу, буылу барлыкка китерергә мөмкин. Бу халәтләр көлү белән түгел, ә өзек-өзек сулыш алу белән бәйле. Кеше озак көлгәндә аның сулыш алу ритмы өзек-өзек була. 

Озак көлгәндә барлыкка килә торган эпилепсия дә була, кеше үзен контрольдә тота алмый, сәбәпсез көлә һәм сулыш алу туктала.

Шулай да моны укыгач, көлергә курка башламагыз, көлеп үлү бик сирәк очрый торган хәл. Чынлыкта көлү кешегә файда китерә, стрессны киметә, мускулларны йомшарта, кан әйләнешен стимуллаштыра, эндорфиннарны арттыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100