news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күл буенда ял иткәндә дүрт кеше утырган машина суга төшеп баткан

Өч яшьлек малай машинаны эшләтеп җибәрә һәм ике бала, ике олы кеше утырган машина бик тиз арада суга чума.

news_top
Күл буенда ял иткәндә дүрт кеше утырган машина суга төшеп баткан
Россия Тикшерү комитеты Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе

18 июньдә Чита шәһәрендә Кенон күле янында фаҗига була. Аның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, сулык янында алты кешедән торган төркем ял итә. Аннары кичке җиделәр тирәсендә алар өйгә кайтырга җыена башлый, әйберләрен җыялар. Бу вакытта өч яшьлек малай BYD F3 машинасы руле артына кереп утыра. Ул автомобильне эшләтеп җибәрә. Машинада механик күчерү тартмасы була — ул кузгалып китә һәм суга төшә.

Бу вакытта машина салонында дүрт кеше була. Машина руле артында бер бала, арткы утыргычта тугыз яшьлек малай һәм тагын ике олы кеше утыра. Сулык тирән булу сәбәпле, машина шунда ук бата.

Шаһитлар балаларны коткара, өлкәннәрнең берсе үзе чыга. Кызганычка каршы, тагын бер ир-ат машинадан чыга алмый — ул батып үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар