Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күктә ни булыр дисең: космостагы гаҗәп зур Эридан бушлыгы

Төнлә күккә караганда анда йолдызлар күкнең һәр ноктасына сибелгән кебек. Әмма галәмдә бер гаҗәп урын - коточкыч зур бушлык бар. Анда... бернәрсә дә юк.

news_top_970_100
Күктә ни булыр дисең: космостагы гаҗәп зур Эридан бушлыгы

Эридан бушлыгы — галәмдә иң караңгы һәм иң салкын урын. Аның бер башыннан икенче башына яктылык тизлеге белән барырга уйласаң, 1,8 миллиард ел кирәк! Әйе, әйе, менә шундый — акылга сыймаслык зур мәйданда берни дә юк.

Бу урынга безнең Киек Каз Юлы кебек 10 мең галактика сыя алыр иде! Менә шундый зур урынны кемдер махсус киртәләп алган һәм анда нәрсәдер төзергә оныткан кебек.

Җирдән әллә ни ерак түгел бу урын. Шул ук яктылык тизлеге белән барсак, 3 миллиард ел барасы.

Моны «Кара тишек» — «Черная дыра» дип уйларга кирәкми, чөнки анысын кеше ачыклый ала, өстәвенә «Кара тишек» алай зур булмый. Иң зур кара тишекнең тәэсир итә торган диаметры 150 миллион км.

Монда мәңгелек бушлык һәм мәңгелек салкынлык хөкем сөрә. Ә нәрсә икәне билгесез…

Кеше моның нәрсә икәнен аңлата алмагач, төрлечә аңлатырга тырыша. Мәсәлән, бу бушлыкны башка галәм дип әйтүчеләр бар. Әйтик, анда нәрсәдер бар, ә без аны күрә алмыйбыз, чөнки аны аңлар өчен акылыбыз җитми, күзебез күрми. Бу шундый — кара энергия, аның нәрсә икәнен без белмибез.

Хәзер инде сезнең урамга чыгып бу тишекне карыйсыгыз киләдер. Әмма кызганыч, сез аны күрә алмаячаксыз. Чөнки ул Көньяк ярымшар йолдызлыгына керә. Аны күрер өчен экватордан көньяккарак барырга кирәк. Көньяк ярымшарда күк йөзе без күреп ияләнгәннән аерыла. Австралия татарлары янына килеп чыксагыз, Эридан йолдызлыгындагы бушлыкны һичшиксез күрә алачаксыз. Аны табар өчен карта тәкъдим итәбез. Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы юлларны укыган укучыбыз Эридан бушлыгында нәрсә бар икәнен беләр?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100