Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күктән килеп төшкән каз мотоциклчы кызны имгәткән - видео

Күктән килеп төшкән каз мотоциклчы кызны имгәткән - видео

news_top_970_100
Күктән килеп төшкән каз мотоциклчы кызны имгәткән - видео
Кытайда мотоциклда баручы бер кыз өстенә күктән каз килеп төшкән. Кыз чак кына исән калган. Әлеге урыннан кадрларны Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Вакыйга Цяньнань-Буи-Мяоск автономияле округындагы Гуйчжоу провинциясендә була. Кыз өстенә күктән каз түшкәсе килеп төшә. Ул тигезлеген саклап кала алмый һәм янда туктап торган машинага башы белән бәрелә. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган.


Имгәнгән кызны хастаханәгә китергәннәр. Казга исә берни дә булмаган, ул исән-сау. Бу кош йорт түбәсендә ясалган читлектән качкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Урамнан баручы кешен имгәткән өчен, хәзер кошның хуҗасы компенсация түлиячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100