Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күкрәктә тән тиресе картаймасын өчен нишләргә?

Декольте зонасында тән тиресе бик йомшак һәм нәзберек булуын хатын-кызлар чамалый инде.

news_top_970_100
Күкрәктә тән тиресе картаймасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Күкрәктә җыерчыклар барлыкка килмәсен өчен берничә ысулны киңәшләр сайтында яздылар.

Контрастлы душны көн саен ясагыз. Күкрәккә башта кайнаррак, аннары салкынчарак су сиптерегез. Бу үзенә күрә массаж була.

Күкрәктә тән тиресе корырак була, шуңа күрә кремнар сөртеп торыгыз.

Күкрәк мускуллары өчен физик күнегүләр ясагыз.

Күкрәк тиресенә маскалар сөртегез. Аларны 15-20 минут тотарга кирәк. Маскаларны күкрәкләрнең башына сөртергә ярамый!

1. Каймаклы-эремчекле маска. Сөт продуктлары тән тиресенә бик яхшы тәэсир итә. Майсыз каймак, эремчек алып, бергә кушыгыз һәм күкрәккә сөртеп куегыз. Аннары җылы су белән юып төшерегез.

2. Коры һәм нормаль тирегә йогырт һәм йомыркадан маска ясарга була. Бер банка йогыртны чи йомырка белән болгатып, күкрәккә сөртегез. Башта тирене чистарта торган чара, аннары су белән юып төшерегез.

3. Чүпрәле маска тән тиресен йомшак һәм тыгыз иттерә. 20 грамм чүпрәгә бераз сөт кушыгыз һәм тәнгә сөртегез. Аннары мамык тампон белән сөртеп алыгыз.

4. Ак балчыктан маска бетчәләрдән арынырга ярдәм итәр.

5. Күкрәктәге тирегә ачы торма белән зәйтүн яки миндаль мае кушылган маска яхшы. Ул тирене эластик итә.

6. Кефирлы-яшелчәле маска ясау өчен кыяр, кәбестәне ваклап, йомырка һәм кефир белән кушыгыз. Мондый маска тән тиресен тукландыра.

7. Суганлы маска тән тиресен нык итә. Суганны ваклап, согын сыгарга. Вакланган суганга бераз бал һәм 1 стакан су салырга. Шушы массаны күкрәкләргә сөртергә. Калган суган согын һәм масканы туңдыргычта катырып, аннары боз кисәкләрен файдаланырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100