Күкрәк яман шеше булганда нәрсә ашарга ярамый?

Күкрәк яман шешләренең күбесе эстроген гормоны күләменә бәйле. Аларны күп очракта гормонның яман шешкә йогынтысын киметә торган препаратлар белән дәвалыйлар. Бу турыда "Вести. Медицина" сайты хәбәр итте.
Ләкин күпчелек очракта, дәвалау вакытында, яман шеш күзәнәкләре препаратларга ияләшә һәм рак зурая, метастазлар барлыкка килә. Күкрәк яман шеше белән авырый башлагач, хатын-кызлар уртача биш ел яши. Шуннан соң аларны дәвалап булмый башлый, дарулар тәэсир итми, диелгән бу хәбәрдә.
Америка галимнәре әлеге хәлне булдырмау ысулын таптык дип белдергән. Күкрәк яман шеше үсәр өчен лейцин дигән аминокислота кирәк икән. Ул аминокислота ризык белән организмга керә торган иң кирәкле 9 аминокислота исемлегендә. Ул сыер, тавык, дуңгыз итендә һәм балыкта бар. Алар - лейцинга иң бай продуктлар.
Галимнәр шушы аминокислотаның яман шеш күзәнәкләренә тәэсирен яхшылап өйрәнгән. Лейцин күләме кимегәндә, күкрәк яман шеше күзәнәкләре бүленүе туктала икән. Шушы аминокислота артып китсә, яман шеш күзәнәкләре ун тапкыр тизрәк үсә башлый.
Шулай итеп галимнәр, күкрәк яман шеше белән авырганда ит һәм балык ашауны киметергә, яисә бөтенләй дә кулланмаска кирәк, дип нәтиҗә ясаган.
Әлбәттә, яман шешне диета гына дәвалый алмый. Даруларны барыбер эчәргә кирәк.
Лейцин күләме кимесә дә, даруга ияләшкән шеш күзәнәкләре үсүен дәвам итүе ачыкланган. Препаратка ияләшкән күзәнәкләрдә лейцинны күзәнәккә күчерү өчен хезмәт итә торган SLC7A5 аксымның күләме артуын күреп алганнар. SLC7A5 күләме арту лейцинны күбрәк йотуга ярдәм итә. Бу исә яман шешкә каршы препаратка ияләшү китереп чыгара.
Тычканнарда химик препарат ярдәмендә SL7A5 аксымы күләмен киметеп, яман шеш күзәнәкләре үсешен дә акрынайтып булуын ачыклаганнар. Шулай итеп SLC7A5 аксымына йогынты ясау яман шешкә каршы көрәшнең яңа ысулы булырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.